Илле ел элек сәвит дәүләте
Ярдәм итте Япун иленә.
Урманны, газны, ташны, күмерне
Сата иде сумга-тиенгә.
Сиксән еллар элек Америка
Бомба аткан Япун иленә.
Ике ташлау белән шактый санлы
Халык вәкилләрен үтергән.
Нәтиҗәдә, безнең илебезгә
Санкцияләр салды япуннар.
Ә АКШ белән хезмәттәшләр,
Икътисади дуслар булдылар.
Шулай чынбарлыкта да – ярдәм ит
Кайберәүгә, ташлап китәрләр...
Битенә беркат бәр – синең белән
Бергә эшләп, тату яшәрләр...
Фикерләр (4)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез
RŞ
26 декабрь, 2025 ел
Дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне "ярдәм иттең – хыянәт иттеләр" дигән схемага гына кайтарып калдыру дөрес түгел. Тарихны эмоцияләр аша түгел, фактлар аша карау дөресрәк булыр иде.
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез
АГ
3 февраль, 2026 ел
Хәерле көннәр, Рашид. (Рәшит?) Бәлки сезгә иҗат төрен үзгәртергә кирәктер, чөнки сез фикерләрегезне матур әдәбият өчен төреп бирә алмыйсыз. Мин сезгә очерклар, яки көндәлек, фельетон форматын кулланырга тәкъдим итәр идем.
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез
РФ
4 февраль, 2026 ел
Хәерле көннәр, Алсу. Уйлыйм, һәр кешенең иҗаты үзенчәлекле булырга тиеш. Тәкъдимегез кызык, аның хакта уйлармын. Әйдәгез, шул әдәби фикерләр төрлелеге аркасында үз-үзебезгә кискен карамыйк. Чөнки һәрбер иҗат төренең үз яхшы һәм кире яклары бар. Ә шулай миңа матур сүз белән игътибар иткәнегез өчен рәхмәт!
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез
АГ
5 февраль, 2026 ел
Хуп, үскәнем. Укуыңа игътибарны күбрәк бирергә тырыш. Ә иҗатыңны гап-гади мәгыйшәть белән төрләндер. Яшь чакта без барыбыз да иң акыллы инде, акыллым дип торучылар булганда.
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез