РФ
Рашид Фәттәх
16 декабрь, 2025 ел

Кышка инструктаж

Һәммә балаларга, кышлар җиткәч,
Биш бармактай мөһим белергә:
Ярамый ярыкка бай һәм сынган,
Саргылт, соры боздан йөрергә.

Карлар явып киткәч, башлык салып,
Урамнардан чабып барырга.
Башка төрле, Ходай сакла, ярый
Больницада озак булырга.

Йокларга ятканда, тәрәзәне
Тикшерергә кирәк, бикләргә.
Бикләмәсәгез, суык җил-һава
Кереп китәр тиздән бүлмәгә.

Түбә асларында йөремәгез,
Боз сөңгесе, карлар төшәрләр...
Ә төшсәләр сезгә, белмим, ничек
Әти-әниегез яшәрләр...

Истә калдырыгыз: салкыннарда
Кар астында бик күп очлы таш...
Менә сезгә бер кечкенә генә
Балаларга кышка инструктаж.
Уникаль идентификатор: 1612252793
1
0
27
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез