РФ
Рашид Фәттәх
17 декабрь, 2025 ел

Ике уйлы гафу

Истә калдырыгыз, дуслар, кайчан
Кеше сездән гафу үтенә,
Бик еш чакта үзгә фикерләрне
Тотып тора ул үз миендә.

Мисал. Габдел әйтә: “Чын күңелдән
Гафу үтенәмен Булаттан.
Кичәге очрашуда сүгенү
Сүзен әйтү өчен анарга”,

Габдел башында: “Булат, оятсыз
Ул беренче булып башлаган.
Гади мәзәккә ачуы чыгып,
Чыраема кашык ташлаган!

Башта үзе кичерү сорасын,
Шуннан мин дә гафу үтенәм!
Үз урын белән куллана, сарык,
Ул гаепле төгәл, мин беләм!”

Кешеләр алдында гафу чорау
Чын күңелдән узмый беркайчан.
Чөнки кеше һәммә гаепләрен
Башкаларга тага һәркайчан!
Уникаль идентификатор: 1712252795
1
0
16
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез