Дөньябызда чиста кешеләр юк,
Һәммәсе дә бераз гөнаһлы.
Юк шул адәм, кем кылмады хәтта
Бер кечкенә харам-гөнаһны.
Дөньябызда чиста кешеләр юк,
Һәммәсенең пычрак уйлары.
Юк адәм, кем начарлык хакында
Кайвакытта уйлап тормады.
Дөньябызда чиста кешеләр юк,
Барысының пычрак иреннәр.
Һәммәсе дә кайчан булса, кемгә
Сүгенүләр түгеп әйттеләр.
Дөньябызда чиста кешеләр юк,
Барысының пычрак җаннары...
Моны белеп, кала дога укып,
Ясамаска бүтән гөнаһны...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез