Әгәрдә сез уйлыйсыз, хыянәт
Үз дустына, якын иптәшкә
Эчке-кичерешсез үтәр, җитмәс
Борчылуга, салкын күз яшькә,
Истә тотыгыз: кайчан милләтче
Алмания безгә ташланды –
Кайчан, пактны бозып, безгә каршы
Иң котычкыч сугыш башлады,
Илебез башлыгы шуның кадәр
Борчылды һәм каты каушады –
Үз халыгы белән ике атна
Элемтәгә чыга алмады!
Мисал, һичшиксез, уңышлы түгел,
Тик хакыйкать ята башкада –
Дуска беркайчан да рәхәт булмас,
Кылсаң карар аны ташларга.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез