Нигә соң кечкенә киоскларда,
Ларёк сыман гади бүлмәдә,
“Пятёрочка”, “Магнит” кибетләргә
Караганда, зуррак бәяләр?
Беренчедән, мең партия белән
Товар сатып алу арзанрак.
Куючылар, әйберләр күп булса,
Аны тиеннәргә саталар.
Икенчедән, бүлмә иҗарәсе
Сумга төшә бер зур кибеттә.
Ә киоскларда һәр метр өчен
Меңләп кирәк түләп йөрергә.
Өченчедән, “Магнит”ларда кебек
Сатулары күбрәк баралар.
Ә киоскларда – юк. Шуңа күрә,
Бәяләр дә зуррак аларда!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез