РФ
Рашид Фәттәх
27 декабрь, 2025 ел

“надан” дип әйтүчеләргә

Кеше сүзен “надан” атау ялган,
Хәтта, надан булып күренсә.
Хәтта әгәр эмоциягә бай,
Һәм беръяклы булып әйтелсә!

Кеше сүзен “надан” атау ялган,
Анарда бар хаклык кисәге!
Хәтта әгәрдә кеше объектив
Дәлил белән фикер әйтмәде!

Кеше сүзен “надан” атау ялган,
Аның хакта ялган әйтмәгез!
Ошамаса әгәр кеше сүзе,
Колакларга аны кертмәгез!
Уникаль идентификатор: 2712252801
1
1
25
Фикерләр (1)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
Röstäm Şakir
27 декабрь, 2025 ел
Сезгә әзрәк бөтен яклап уйланырга һәм башкаларның фикеренә колак салырга кирәк. "Ошамаса - колакка алмаска" дип кенә утыру түгел. Шулай ук үзегезнең язмаларыгызга булган караулар һәм ошаулар санын да исәпкә алып нәтиҗә ясагыз!!!
0
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез