“Диджитал шигырь” исемле сайтны
Үстергәнмен биш ай арада.
Шуның өчен иҗатыма “надан
Сүзләр” кушаматын такканнар.
Тарих, психология хакында
Шигырьләрдә бик аз йөрәкләр.
Чөнки барысының башларында
Бетми торган сөю-мәхәббәт!
Мин арганмын, бик арганмын инде
Түбәнсетү көн дә түзәргә!
Шуңа күрә, карар кылдым кабат
Сәхифәдән чыгып китәргә!
Сайт ясаучы, сезгә мең кат рәхмәт!
Сәхифәгез бик шәп, әмма мин
Бу “мәхәббәтле” әдипләр белән
Сөйләшергә бүтән теләмим!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез