АГ
Алсу Галеева(Сафина)
5 февраль, 2026 ел

Кайвакыт бәхетне сизмибез шул...

Кайвакыт бәхетне сизмибез шул:
Җылы бөркеп тора өебез,
Канатлы хыяллар талпынганын
Нигә икән, нигә күрмибез?

Яшибез, аңлый да алмыйбыз шул,
Ишек шакымаса хәсрәтләр.
Өйдә бәхет кунак кына булган...
...Куна гына калган ич күпләр.

Менә тагын, ап-ак карлар яугач,
Кышның чиста туны яңарды.
Бу тормышта, вакчыл булганнарның,
Абруйлыгын көя ашады.

Эхх, канатлар биргән хыялларны
Таратырга иде бар җиргә.
Гүзәллекләр эзләп йөрүчегә
Бәхет орлыкларын сибәргә.

Көяләр эчеңдә талпынса да,
Дөньялыкка чыгарам димә.
Кыш көне өеңдә кунаклаган
Күбәләкне өшетә күрмә.
21.01.2026 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0502262842
2
0
5
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез