***
Фикер очы — чыпчык кошы.
Чырык-чырык, чыгып очты!
Оча-оча дөнья кочты,
Менә сиңа, фикер очы,
Менә сиңа, чыпчык кошы.
***
Бусага һәм кашага —
Озата, каршы ала.
Мин булмасам, келәү ачык —
Рөхсәт шакып узарга.
Әдәбият әдәп өчен,
Китаплар укы, бала.
Китаплар укы, ага!
21.01.2026
***
Үпкәчел түгел дисә дә,
Язучылар ни дисә дә,
Ышанмагыз, һич кенә дә,
Туры килмәс дөреслеге,
Бер үзгәрер лакмус төсе.
24.01.26
Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез