Актанышым ак калам
Бүген дә синдә калам,
Йолдызлар атылган иде
Сиңа алар коелган.
Актанышым ак калам
Бүген дә синдә калам,
Исемеңә җисемеңне
Ходай үзе аклаган.
Актанышым ак калам
Бүген дә синдә калам,
Агыйделнең ярларында
Мин үзем дә чайкалам.
Актанышым ак калам
Бүген дә синдә калам,
Сиңа булган сөюемне
Аппак төсләргә манам.
04.02.2026 Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез