Салкыны елата, кояшы елмайта,
җемелдәп сибелгән карлары юата;
бу кышның ахыры, бу елның иңбашы,
тамырың җылытып йөгерә кояшым.
Көн үзгә, көн җилбәз, йә буран, йә тынлык,
февральның холкына җитмәгән сабырлык.
Син иркәм, бергенәм, салкында тугансың,
Сукояр булсаң да, карларны коясың.
Җемелди күк җирдә ак сафлык, ак байлык,
күккә дә очыра җил тузан таратып.
Басынкы уйларны, уйнап кына, көлеп
тузына бу дөнья сиңамы ияреп?
05.02.2026 Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез