Әгәрдә синнән матур сорыйлар,
Нигә ямьсез җавап бирергә?
Кешенең мөрәҗәгатьләренә
Ямьсез сүзләр ташлап әйтергә?
Әгәр сорасалар: “зинһар өчен,
Булышыгыз өскә менәргә!”
Нәрсәгә: “үзең мен, таза әби,
Минем эшләрем күп!” – дияргә?
Яки, сорасалар: “бу сезнеңме
Кесәгездән төште ачкычлар?”
Кисәргә: “сиңа нинди эш?
Төшсә, кирәк булса, күтәрәм!”
Кеше белән шәп аралашыгыз,
Әгәр ул да матур сөйләшә.
Авторитетны гына төшерә,
Җавап бирүегез этләрчә.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез