Мин укыдым — утлы сүзләреңне,
Ачу белән тулган күңелең.
Бу сүзләрдә фикер түгел —
Үпкә, нәфрәт, ярсу күренә.
Һәр юлыңда мыскыл, өстенлек,
Кешеләрне түбән күрү бар.
Кычкырып әйткән “дөреслек” —
Үз-үзеңне генә аклау ул.
Сиңа каршы фикер ишетелсә —
Син төкерәсең, син качасың.
Шулай итеп көчле түгел,
Бары ачу белән сакланасың.
Манарадан түгел, җирдән карап,
Кешеләр дә төрле күренә.
Ходай “яз” дип кушкан икән —
Яз, әмма йөрәк белән генә.
3
0
15
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез