Әгәр Тукай хәзер туган булса:
Өмет итәр идең син яктыга,
Төнлә берлән түккән караларың,
Артып торыр иде бермә-бермә.
Гомер шәмен күз нурыңа элеп,
Син бит, язар идең. Язар идең.
Инсаннарның киребеткән холкын
Юар идең аклар, пакълар өчен,
Аппак кагәзь илә каләм тотып
Данга төреп язу-сызу эшен.
Көзге булып һәммә эшкә: «Инсан!
Үз-үзеңә кара!» - дияр, идең.
Каршылыклы дөнья аяк чалып,
Сынап торыр, ышан, һәр язмаңда,
Рух көчеңә, лөгатеңә һәрдам
Кылып тору кирәк шөкерана.
Әмма өстән килгән фәрманнарга,
Җен кагылган ләса, дияр идең.
Ятимлектә үскән нәүмиз шәкерт,
Сөеп яшәр идең Аллаһыны.
Тәвәккәллек кылып бүгенгедә
Айкап чыгар идең бар кыйтганы.
Хур кызына тиңләп һәммә затны,
Гыйшкың отар татар сөйкемлесе.
Фикер вә уй сөреп, милли җаннар,
Күчтә аклап торыр сүз-гамәлне,
Синең өчен генә садә кошлар
Сайрар һәрчак назлап күңелеңне.
Туган як, халкың, хезмәт гыйззәтен —
Шигъре язар иде шагыйрь күңле.
Кайчакларда, йомшарыплар китеп,
Кушучыңа төреп «малайлыгың»
Уенга да вакыт табар идең,
Уразада үткән күп гомреңнән
Улар иде ач бүреләр һаман,
Карыныңда, сизеп коймак исен.
Әгәр Тукай хәзер туган булса
Исме булыр иде бәлки башка,
Әмма гасыр элек язганнары
Бүген батмас иде безнең җанга.
Синнән ары аккан тел чишмәсен
Татлы ширбәт гүя тоймас идек.
Шүрәлесез, Су анасыз ничек
Күзалларга балачакта уен;
Шелтәләргә тыңлаусызны ничек
Пыран-заран килсә гомер туе?
Җәмгы уйлар, бар юнәлеш, яшәү —
Синсез җәмигъ татар булмас иде.
Һәр татарның үтеп йөрәгенә
Мәшрикъ таңыннан исмең уелган.
«Туган тел» җыры өчен генә дә
Татар аңында һәйкәл куелган.
Тукайлыгың бер амәнәт, әгълә
Йолдыз — безнең өчен гел ян шулай.
"Әгәр..." — түгел. Гел яшәгән Тукай,
Һәрчак: үткән, бүген, киләчәктә
Яши һаман шигъри йөрәкләрдә.
Яшә Тукай, шигъри йөрәкләрдә!
2026
Алсу Гамил кызы Галеева
#Тукаймәйданы
Әгәр тукай хәзер туган булса...
Уникаль идентификатор: 1202262860
©
Алсу Галеева(Сафина), 2026
1
0
3
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез