АГ
Алсу Галеева(Сафина)
13 февраль, 2026 ел

Муса җәлилгә

Җырлап үттең данлы сугыш кырын,
Өмет нурын чәчтең эчкерсез.
Көрәш алып барган яшьтәш егет,
Килмәс иде бу Җиңү синсез.

Без бербөтен! Без бер милләт булып
Вакыт сынауларын күрәбез.
Туган халкым! Муса абый сүзен,
Антлар эчеп без дә үтәрбез.

Шатлык белән бәхет, иман нуры,
Бердәм йорт безнең йөрәкләрдә.
Муса абый, шуның белән холкың,
Чарланган кап-кайнар йөрәктә.

Ирек һавасын суласын өчен,
Ватан кызлары һәм уллары,
Җырлар белән, моңлы аһәң белән
Эресен тоткын богаулары!

Шигырь булып калган амәнәтең,
Ирлек һәм батырлык йәнәшә!
Чәчәк ата нурлы, моңлы Казан,
Муса исемен түрдә дәшә.

Яшә, халкым! Матур, яшә татар!
Илебезгә тынычлык килсен.
Безне берләштергән егәрле тел,
Муса теле һәрчак яшәсен!
13.02.2026 АЛСУ ГАЛЕЕВА
Уникаль идентификатор: 1302262861
1
0
2
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез