АЛСУ ГАЛЕЕВА
***
Тибә, тибә, тыпырчына
Бишектәге яз бала.
Син дә дәү булып үсәрсең
Кыш үткәнче дулама.
Дым ярата яшел бәрхет мүк,
Карлы тирәм, үрдә зәңгәр күк.
Томан ятса җылы — бал да май,
Син дә язга сөенеп елмай.
Кышлап кайта былбыл кошларым,
Каршы ала аппак карларым.
Сез кошларым моңлы, җырлагыз,
Бездән бүләк алкышларыбыз.
***
Тамчы тама, яңгыр ява
Эри инде ак карлар.
Челтер-челтер гөрләвектәй
Яшь кызлар көлеп бара.
Кошлар җырына уянганнар,
Чәчәктәге кояштай таҗлар,
Сап-сары керфекләрен ачып
Сөярләр иде сине кочып.
Сабыйларча язга шатланам
Көннәр матурлыкка ачыла,
Әнә оча сары күбәләк,
Минем дөньям бүген түгәрәк.
***
Күкрәккә тулган язгы һава,
Киекләр күктән сөрән сала:
Ерак-ерактан без кайтабыз,
Сезгә җылыны кайтарабыз.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез