АГ
Алсу Галеева(Сафина)
27 февраль, 2026 ел

Ят та, уян

Әсәрләнә көн, шаяра,
кети-кети уйната,
тукайлыгын искәрмәләп
татар канын кузгата.

Бер күңелле көй күңелдә,
сиңа ияреп мин дә
кошлар җыруы мәлендә
кыламын шигъри сәҗдә.

Салкын түгел, эссе түгел —
урта һава, ни гаҗәп.
Гади үзең, гали сүзең,
һәммәсе галиҗәнап.

Шундый рәхәт, тормыш матур...
Ни кирәк сиңа бәндә?
Ят та, уян, гомер бите
ачылсын яңа көндә.
27.02.2026
АЛСУ ГАЛЕЕВА
Уникаль идентификатор: 2702262867
1
0
2
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез