АГ
Алсу Галеева(Сафина)
27 февраль, 2026 ел

Суганга игез кебек мин

Суганга игез кебек мин
Кат-кат әрче кабыгым.
Читтән карасаң әлләкем,
Ялтырап тора тышым.

Фикерләрем бер-бер артлы
Чәчелеп кенә тора,
Кульяулыгыңны әзерлә —
Җирәбә сиңа бара.

Яхшы күңелле мин үзем,
Ялганлауны өнәмим,
Ак-карага аерамын,
Башкаларын чүпләмим.

Бер йотым гына гомерне
Җан исәбе итмәгез.
Бүген язылган язмыштан
Үпкә төяп китмәгез.
27.02.2026
АЛСУ ГАЛЕЕВА
Уникаль идентификатор: 2702262868
1
0
2
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез