Тынлык монда һәм тынычлык
Ыгы-зыгысыз дөнья.
Табигый гүя тыюлык,
Рухи чишмә коела.
Һәр мизгел кыйммәткә ия,
Гүләми транзисторлар,
Кабаланып ашыгучы
Каргыш чәчми авызлар.
Монда үзгә бер театр:
Таң атса кошлар сайрый.
Кичке эңгер-меңгер җитсә
Чикерткәләр көй уйный.
Тыюлык пәрдәсен элгән
Кыштырдавык яфрактан,
Чиксез киңлек һәм елгалар
Сер яшереп куйганнар.
Күңелеңә ял табарга,
Борчу йөген ташларга,
Көч җыярга һәм үзеңә
Мөмкин монда кайтырга.
Картадан табып булмаган
Мондый нокталар бик күп.
Тамырларыңа тоташкан
Ул синең өең бит ул.
Өйдә рәхәт, үз өеңдә
Үз көеңне көйлисең.
Үзең хуҗа, үзең эшче
Яшә ничек телисең.
Бәхет тоярлык хозур бар:
Бар таш, агач, үләне.
Өем минем яшәгән җир,
Бабайларым үзәне.
Алсу Галеева
Тыюлык — заповедник
Үзән — долина
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез