Алсу Галеева
Glechoma hederacea
Убырлының үләне дип
Шүрләп әйткәннәр микән.
Кырык чирдән бер дәва дип
Бөекләгәннәр микән.
Сабый чакта белми генә,
Уенга кертеп сине,
Чиксез галәм зәңгәрлеге
Татып каралды инде.
Әллә шуңа, абайламый
Ачылган өченче күз.
Әллә шуңа сер чишәләр,
(Сорап алмыймын юкса)
Сатмый гына түз син. Түз!
Төпсез күл дип уйлыйлармы,
Йөрәк — иләк түгел лә.
Кеше аша үткән зарны
Кай җирләргә чәчергә?
Калтыранган хасиятем
Өзлеп очарга тора,
Гомер сутына туенмас
Яфрактай җилпеп тора...
Сак булыгыз, сез кешеләр,
Сүз белән уйнамагыз.
Зар белән туенмый агач,
Күңелне кыйнамагыз.
Март 2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез