АЛСУ ГАЛЕЕВА
Язның матур бер көнендә,
Агыйделдә боз селкенә,
Шул чакларда, һәр ел саен
Баш калкыта умырзая,
Ага гомеркәйләр кая?
Томан ята, яңгыр ява,
Катлам-катлам ак карлардан
Юеш эзләр генә кала.
Язгы кояш нурларыннан
Һәрбер тараф шифа ала.
Күрче матур бер күбәләк
Җиргә утырган чүгәләп,
Канатсыз шагыйрьне үртәп,
Гүзәллеген бүләк итеп
Очып китте һава үбеп.
Акчарлак та күкне коча,
Елга буеннан ул оча,
Яз килгәнне, боз киткәнне,
Аккан сулы хәбәрләрне
Ул кычкырып хәбәрләде.
апрель 2026
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез