АГ
Алсу Галеева(Сафина)
8 апрель, 2026 ел

Minor

АЛСУ ГАЛЕЕВА
minor

Тонык күзләр, каткан бәгырь
Сөйми алар дөньяны,
Күзләреннән яшь тамар дип
Көтмә инде син аның.

Якты кояш уйнар иде
Чагылдырып күзләрен,
Әзмәвердәй күләгәсен
Җәеп баскан шул дәвер.

Кем гаепле? Гаеплене
Эзләү кирәкми аңа.
Сорауларга җавап тапсаң
Үрә катып син калма.

Гел искечә, элеккечә
Яшәү-үлү арасы.
Шушы кыска аралыкны
Иман саклап барасы.

Булгандыр ул тере чаклар,
Елмайган, көлгән чаклар,
Таңга кадәр дөрләсен дип
Кабызган зур учаклар.

Киләчәккә өмет баглап,
Елап, сызланган чаклар,
Ике йөрәк сулык-сулык
Бер булып типкән чаклар.

...Тонык күзләр, каткан бәгырь,
Юктыр шул юанычы.
Яңгыр явып җирне юа —
Без бу җирнең каргышы.
6.04.2026
Уникаль идентификатор: 0804262881
1
0
4
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез