АГ
Алсу Галеева(Сафина)
28 август, 2026 ел

Август иртәсе

Август иртәсе
АЛСУ ГАЛЕЕВА

Көзге көнгә тартым август иртәсе,
Салкын көннең бар әле, бар киләсе.
Сары төс кергән яфраклар коела,
Вакыт бераз туктагандай тоела...

Бу мизгел уйларга чумган бер халәт,
Көзгә кергәч айнып китәрбез кинәт.
Йөрәк тоя: гомер — кыска, нишлисең,
Соңгы аткан таңны белеп китмисең.

Кайда икән җылы назлы җилләрем,
Нигә бозга ката әле йөрәгем?
Җәй үтмәгән, әле август иртәсе,
Җылы көннең бар әле, бар киләсе.

Чык тамчысы — көмеш энҗе бөртеге,
Август иртәсендә шигырь өтере.
Сүнмәс уттай күктә кояшым яна,
Җәй яктысын туплап куйдым маяга.

Көзге көнгә тартым август иртәсе,
Салкын көннең бар әле, бар киләсе.
Сары төс кергән яфраклар коела,
Вакыт бераз туктагандай тоела...
Август 2026
Уникаль идентификатор: 2808262929
2
0
6
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез