Гаҗәп хәлләр. Авыз йомык.
Ә безгә соң ни кирәк?!
"Кирәк" сүзен тик беләбез.
"Кирәк"кә җавап — "көрәк"!
Үрсәләнеп шигырь җыям,
берәм-берәм, дикъкатьләп.
Кипкән яфрактай, бахырым,
тик коела бөртекләп.
Кем өчен соң? Дәвам бармы?
Аңлашылмаган сүзләр?!
Сәренҗе төсләр җуела,
тик соры, соры көннәр...
Бактың исә, һәркем яза,
чүпрә яхшы үрчетә.
Хәмер белән мал-мөлкәтең
кушкулларны биетә.
Син дә яз ди, мин дә яз диС,
Барсы язгач кем укыр?
Үзем өчен дигән булып
нарциссизм чәчәк атыр.
17.10.2024
Алсу Галеева
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез