RŞ
Röstäm Şakir
23 ноябрь, 2026 ел

Гаеп итмәссеңме мине?

Киткән чакта карамадым,
Күзләреңә багалмадым.
Әйтер сүзләр күп булса да,
Берсен дә әйтә алмадым.

Гаеп итмәссеңме мине,
Йөрәгеңне яралаганга?
Син көткәндә килмәгәнгә,
Соңлап кына аңлаганга.

Синең белән үткән юллар
Хәтеремдә әле һаман.
Көлгән чаклар, елаганнар —
Барысы да күңелдә калган.

Гаеп итмәссеңме мине,
Синең хакта уйлаганга?
Оныттым дип ялганлаганга,
Төннәр буе сагынганга.

Вакыт узды, еллар үтте,
Күпме сулар акты инде.
Ә йөрәктә бер яра бар —
Төзәлмәгән, саклый сине.

Гаеп итмәссеңме мине,
Кайтмас юлны сайлаганга?
Синең белән бәхет табып,
Бәхетемне аңламаганга.

Бәлки, язмыш шулай булган,
Бәлки, без соң аңлашканбыз.
Бер-беребез өчен янып,
Бер-беребездән адашканбыз.

Гаеп итмәссеңме мине,
Барысын да соң аңлаганга?
Синең кадереңне белми,
Үз бәхетемнән колак какканга.

Әгәр бер көн очрашсак без,
Күзләреңә карармын мин.
Әйтер сүзем бер генә булыр,
Калганнарын йотармын мин.

Гаеп итмәссеңме мине,
Гафу үтенергә соңлаганга?
Сине һаман яратам дип,
Беркайчан да әйтмәгәнгә...
Ярату көне
Уникаль идентификатор: 2311262944
1
0
15
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез