БА
Билгесез автор
30 ноябрь, 2 ел
Күктән йолдыз вәгъдә иткән ярлар
Вәгъдә биреп китә,югала.
Еллар үтә күрешүләр көтеп,
Үтәлмәгән күпме сүз кала.
Оҗмах вәгъдә итми кайберәүләр,
Андыйларны урап үтәбез
Оҗмах бирәм!-дигән ярлар белән
Тәмугларда гомер итәбез.
Алтын-көмешләргә күз төшереп,
Гомер йомгакларын сүтәбез.
Тик бер айлык байлык хакларына
Саф сөюне таптап китәбез.
Шатлыкларга күмелеп яшим,-дип
Бәхетләрне читтән эзлибез.
Бәхет кошы янәшәдә юкла
Анысының кадерен белмибез.
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 3011-168
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез