БА
Билгесез автор
30 ноябрь, 2 ел
Юк инде, юк, кабат килмэ мина,
Юллар хэзер бикле уткэнгэ.
Хислэр исэн, бар жылысы белэн
Насыйп булыр лэкин бутэнгэ.
Шуны белдем-хислэр улми икэн,
Иртэн тошкэн кырау суыктан.
Донья ямен кубрэк кургэн саен,
Тойгылар да ускэн, чыныккан.
Сою сузен инде ничэнче кат,
Торлэндереп кайсы теллэрдэ,
Яман хислэр, салкын йорэк белэн,
Пышылдыйсын тагын кемнэргэ?
Анларсынмы икэн мине, белмим.
Э мин инде сине анладым-
Эссе чулдэ сусап йоргэн чакта,
Чишмэ суы була алмадын...
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 3011-169
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез