ФК
Фирдәүсә Кәримова
23 сентябрь, 2012 ел
Улым, сиңа 20 яшь.
Бу - шактый зур таңтана.
Зур үссәң дә үзгәрмисең
Шуңа күңел шатлана.

Характерың шундый әйбәт,
Ярдәмчел, тырыш, уңган.
Һәркемне якын итәсең,
Син ышанычлы туган.

Чибәр дә син, сөйкемле дә,
Тик күз генә тимәсен.
Кызларның тиң түгелләре
Синең янда йөрмәсен.

Һәрчак шулай, акыл белән,
Атла тормыш юлыннан.
Гомер буе шатланырлык
Эшләр килсен кулыңнан.

Сөенечләр белән быел
Укуыңны тәмамла.
Тормышлар ул бер бирелә,
Улым, син шуны аңла:

Үрнәк синең туганнарың,
Андыйлар хәзер сирәк.
Олыгайган көнебездә
Безгә терәк ул кирәк

Синең кебек ир-егеткә
Бер теләк тә җәл түгел.
Котлау өчен иң мөһиме -
Исәнлек тели күңел.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2309121413
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез