ФК
Фирдәүсә Кәримова
2 ноябрь, 2012 ел

Тормыш иптәшенә

Язмыш безне таныштырган,
Сине миңа насыйп иткән.
Күктә никах укылганга,
Ничә еллап вакыт үткән.

Бүген синең юбилеең,
Сабырлык һәм наз иясе!
Туган көнең хөрмәтенә
Килә зур рәхмәт, диясе.

Бөтен матур сыйфатларны
Ходай сиңа өеп биргән.
Син өйдә чак, гүя безгә,
Нурлы йөзле кояш кергән.

Көндез җылы кояш булсаң,
Төннәрен син - ай яктысы.
Балаларга һәм дә миңа,
Синдер ул - яшәү чаткысы.

Күңел хисең киң һәм тирән,
Һәр кешегә ачык йөзең.
Тәмле ашлар пешерәсең,
Аш-судан да тәмле сүзең.

Сүнмәслек өстәп торасың
Хисне нигез учагына.
Әти, әни, бар туганнар
Сыя синең кочагыңа.

Синең бөтен сыйфатларың -
Тыйнаклык, сафлык билгесе.
Җыйнап әйтсәк, әниебез,
Син - хатын-кызның өлгесе.

Туган көнең котлы булсын,
Фәрештәсе өебезнең!
Серле килеш озак яшә,
Моңы булып көебезнең.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0111121442
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез