ФК
Фирдәүсә Кәримова
2 ноябрь, 2012 ел

Тормыш иптәшенә (иргә)

Хатын бәхете ирдән диләр,
Ирнең, бәлки, хатыннандыр.
Минем сезгә әйтер сүзем
Насыйп ирем хакындадыр.

Бүген аның юбилее,
Туган көне - 50 яше.
Сәламәт бул, озак яшә,
Безгә иң кадерле кеше.

Мәрхәмәтле булган язмыш,
Бергә бәйләгән юлларны.
Аннан әти, әни иткән,
Үстердек кыз һәм улларны.

Кайда гына йөретмәде
Баллы, татлы, әче язмыш.
Син ышанычлы булганга,
Шөкер, гөрләп барды тормыш.

Ярдәмчел син бар кешегә,
Милләттәшкә, дус-туганга.
Фани дөнья безгә бәйрәм,
Яныбызда син булганга.

Аллаһ сиңа акыл биргән,
Һәм тырышлык көн итәргә,
Синең кебек кеше белән
Ансат тормышны көтәргә.

Рәхмәт сиңа, уңай момент,
Әйтер өчен мактау сүзен.
Юбилеең котлы булсын,
Балкып торсын һәрчак йөзең.

50 яшь ул ир кешенең,
Иң өлгергән матур чоры.
Кара көзләргә җиткәнче,
Парлап җырлыйк тормыш җырын.

Без җырлаган шушы көйгә
Кушылсыннар балалар да.
Туганнар һәм дус-иш белән
Дуслык булсын араларда.

Саный китсәң, юбилейга
Теләкләр күп, бар да мөһим.
Ә мин сиңа якын итеп,
Исән-сау озак яшә дим
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0211121443
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез