ФК
Фирдәүсә Кәримова
21 декабрь, 2012 ел

Аерылган парларга

Бик яратып җиккән атым
Өзде ярсып дилбегәсен.
Кем уйлаган нык дилбегә
Бер сынауда өзеләсен.

Тугарылды, сынды тәртә
Ярсу атым чапты сулга.
Тузан булып калды эзе
Борылмады кайтыр юлга.

Каеш кебек нык дилбегә
Теләсәм дә бәйләнмәде.
Яшьлегемнең чабыш аты,
Гомерлеккә әйләнмәде.

Инде хәзер тузан тынган,
Кайтыр эзең баскан чирәм.
Тик шулай да төшкә керә,
Күзләрендә яшь, моң күрәм.

Тугарылган җайдак атның
Күңелендә сагыш микән.
Дилбегәнең өзелүе
Ялгыш микән, язмыш микән
Туй
Уникаль идентификатор: 2012121451
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез