ФК
Фирдәүсә Кәримова
21 декабрь, 2012 ел

Яшь әбигә

"Әби" булгач сиңа, дускай,
Шигырь язган юк иде.
Туган көнең хөрмәтенә
Башка мондый йу килде.

Сиңа алла барсын биргән
Хатын кыз булу өчен.
Барысын да булдырасың
Кызганмый хәләл көчең.

Син арада әниеңнең
Иң уңган булган кызы.
Сеңлеләргә булган апа,
Җизниләрнең балдызы.

Ышанычлы хатын да син
Тормыш иткән иреңә.
Патриот булып карыйсың
Туган-үскән җиреңә.

Тулы килеш аклыйсың син
Әни кеше исемен.
Йөз процент килеп тора
Дәү әнигә җисемең.

Сиңа дускай, һич килешми,
Каенана дигән сүз.
Дус-туганнар арасында,
Сини бизи ачык йөз.
Бүгенгедәй япь-яшь булып,
Матур булып кала бел.
100 яшьтә дә кызык табып,
Рәхәтләнеп елмай көл.

Озак еллар нәселеңә
Таянырдай терәк бул.
Дус-туганга, гаиләңә
Картайганчы кирәк бул.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2012121452
2
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез