Чын күңелдән язам сиңа 
Син генә мине тыңла. 
Укыганда син шигерне 
Уйла бәгрем гел мине. 
Сөям диеп сиңа язам 
Синнән башка тора алмам. 
Шушы кыска гомремдә 
Булам синеке генә. 
Аңла инде син мине, 
Өзмә инде үзәгемне. 
Беләм син аңламыйсың, 
Моны сөюгә санамыйсың! 
Минем юк охшашлык, 
Башкаларга чагыштырырлык. 
Беләм мин үзем башка 
Хыяллый аксыл кашка. 
Мине бәлкем аңларсың 
Хисләремне тоярсың.
4
                0
              
                508
              
            Фикерләр (0)
          
            Subscribe
          
  Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, 
  
    шәхси биткә керегез