ФК
Фирдәүсә Кәримова
26 март, 2013 ел
Көтмәгәндә әллә кайдан
Юбиляр килеп җитә.
Туган көннәр җиткән саен
Сиздермичә гомер үтә.

Үтә диләр, үтми гомер...
Гомер буйлап без үтәбез.
Үзебезчә эз калдырып,
Язмыш йомгагын сүтәбез.

Кабат урасаң йомгакны,
Ул йомгакта без дә бардыр.
Бик еракта, тик йөрәктә
Яшьлектәге сөйгән ярдыр.

Бардыр анда хезмәттәшләр,
Бала-чага, күрше-тирә.
Узганнарны сагыныр өчен,
Дустым, юбилейлар кирәк.

Бүген синең юбилеең,
Теләк әйтер сүзләр чиксез.
Бу дөньяның матурлыгын
Тоя белгән кеше бит сез.

Үткен күзле, шаян сүзле,
Шатлык китерәсен юктан.
Хәрәкәтчән, булган, уңган,
Яралагансыңдыр син уттан.

Һаман шулай бүгенге күк
Табигатьтән дәрт алыгыз.
Алтмыш, җитмеш, сиксәнгәчә
Оптимист булып калыгыз.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2503131834
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез