ФК
Фирдәүсә Кәримова
26 март, 2013 ел
Бик азларга әйтеп була
Зыялы дигән сүзне.
Чын мәгънәдә шул сүз белән
Атый алабыз сезне.

Зыялылык бөркеп тора
Синең ачык йөзеңнән.
Төпле фикерең күренә
Уйлап әйткән сүзеңнән.

Ничә телдә чиста итеп
Аралаша беләсең.
Чын күңелдән, балаларча,
Рәхәтләнеп көләсең.

Тәмен тоеп эшләгәнгә,
Рәхәтлек бирә эшең.
Безгә калса, син өйдә дә,
Бик кадерле кеше.

Җыйнап әйтсәк, сине бизи
Күркәм, матур сыйфатлар.
Шөкер, безнең халыкта да
Күп ул зыялы затлар.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2503131835
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез