ФК
Фирдәүсә Кәримова
29 сентябрь, 2013 ел

Шаяртып котлау

Безнең хөрмәтле юбиляр
Гүя янып торган ут.
Юбиляр дус, син булмасаң
Нишләр иде институт.

Кемнәр безне йөртер иде
Район буйлап сәяхәттә.
Синең белән йөрүләре
Иллә дә мәгәр рәхәттә.

Машина тулы хатын-кыз,
Ир-егеттән син бер үзең.
һәр ханымның күңеленә
Табасың кирәкле сүзен.

Яңгыр дими, кар димисең,
Төн димисең, көн димисең.
Ватык машинаңны сүгеп,
Штрафларыңны түлисең.

Андый чакта сүз кушабыз,
Синең кәефеңә карап.
Кәефләрең шәп булмаса
Безнең эшләр, малай, харап.

Син булмасаң, ач калабыз,
Ашханәдә икмәге юк.
Әгәр булсаң, тыңлаучының,
Хезмәткәрнең тамагы тук.

Әллә шуңа инде, дускай,
Сине бик хөрмәт итәбез.
Сау-сәламәт кайтуыңны
Түземсезләнеп көтәбез.

Ходай сабырлыклар бирсен,
Син һаман да ашыгасың.
Юбилейга ректор бирсен
Сиңа яңа машинасын.

Ә без яңа машинада
Эшлик акчаны күп итеп.
Гомернең серле йомгагын
Яшик бергә-бергә сүтеп.

Гомерләрең озын булсын,
Тыныч булсын гаиләңдә.
Камил акыл, аек зиһен
Булсачы сәламәт тәндә.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2909131855
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез