Сезгә карап сокланабыз,
Тимәсен бары күз генә.
55 яшь хөрмәтенә
Бездән сезгә бер сүз генә.

Сау-сәламәт, тигез килеш
Яшәсәгез иде парлап.
Бизәк булып туганнарга,
Нәселебезне матурлап.

Бүген сезнең зур юбилей,
Чын йөрәктән котлау сезгә.
Бергә-бергә гөрләп яшик,
Сезнең белән рәхәт безгә.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста