ФК
Фирдәүсә Кәримова
30 сентябрь, 2013 ел

Дуска

Туган якка кошлар кайтты,
Җыр суза сыерчыклар да.
Табигатьнең күркәм чагы -
Ялт-йолт килә яз чыкларда.

Тиздән шомырт акка батар,
Хуш ис белән тулыр җиһан.
Май ае ул табигатьтән
Матур сыйфатларны җыйган:

Шомырт чәчәге күк аклык,
Зәңгәр һавалардай сафлык,
Ләлә, нәркизләр чәчәктә,
Чәчәк саен тау-тау шатлык.

Яз белән җәй күрешкән мәл,
Хисләр белән тулы күңел.
Бүген икеләтә бәйрәм,
Чөнки гадәти көн түгел.

Бәбкә үлән борын төрткән,
Ак каеннар яфрак ярган.
Дөньяларны бизәү өчен,
Якын дускай аваз салган.

Бүген аның туган көне,
Бергә-бергә бәйрәм итик.
Авырмыйча исән булып,
Сиксән-туксаннарга җитик.

Якын дускай, сиңа теләк:
Тыныч үтсен һәрбер төнең.
Күпсенмәсен Хак Тәгалә,
Безгә биргән һәрбер көнен.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 3009131857
8
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез