ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Нәтиҗәсез законнар...

Спирт кушылган эчемлек,
Сатылмый кичке уннан.
Әйдә әле, уйлап карыйк,
Нәрсә үзгәрде шуннан?

Күзәтелә кибетләрдә,
Бәяләрнең үсеше.
Унга кадәр алып куя,
Эчәсе килгән кеше.

Иртә белән унга тикле,
Сатылмый инде янә.
Баш авыртып, интеккәнгә
Ачык ич даруханә.

Чуртым да файда китерми,
Дәүләт куйган бу карар.
Боярышник сату итеп,
Акча эшли хозтовар.

Җәмәгать урыннарында
Тәмәке дә тыелган.
Фәлән күпме штраф дип
Язу язып куелган.

Язу белән тулсалар да,
Биналарда ишекләр.
Пыскып янып җир өстендә,
Аунап ята төпчекләр.

Күрәзәче карчыкларда
Тәмәкене ташлыйлар.
2-3 көн түзәләр дә,
Тагын тарта башлыйлар.

Күп җәмәгать урынында,
Куркып тормый законнан.
Аракыны кибетчеләр
Сата итәк астыннан.

Бу тауарлар эшкуарның,
Гомерлек табышлары.
Квас сатып баеп булмый,
Бар бит салкын кышлары.

Авылларда рәхәт күрә,
Самогончы әбиләр.
Пенсия дә кирәк түгел,
Шаулап-гөрләп яшиләр.

Ташлыйк начар гадәтләрне,
Ансыз да тормыш бара.
Челтрәп аккан чишмә суы,
Булсын күңелгә дәва.
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 1610131865
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез