ФК
Фирдәүсә Кәримова
5 октябрь, 2013 ел
Иллә дә шәп зур тантана -
Олуг юбилей җиткән.
Җиргә аваз салган көннән
90 ел үткән-киткән.

Ходай озын гомер язган,
Яшәсен диеп җирдә.
Фәрештәләр теләгәндер
Урыны булсын дип түрдә.

Теләгәннәр юш килгәндер
Үзең әйбәт булганга.
Тирә-юнең бала-чага,
Дуслар белән тулганга.

Алты улың һәм өч кызың,
Шулкадәр кияү, килен.
Унбиш онык, оныкчыклар
Бизиләр күңел түрең.

Кемгә килгән шундый байлык,
Кемдә бар шундый бәхет?
Гомер кичергән нигезең
Булгандыр сиңа тәхет.

Гомер юлыңда тормышның
Көткәндер төрле чагы.
Хәтирәләр актарганда
Истәдер бары агы.

Гел шатлыктан тормый тормыш,
Хәсрәтен дә күргәнсең.
Ходайдан сабырлык сорап,
Тешең кысып түзгәнсең.

Ялантәпи үткәнсеңдер
Балачак дигән чорны.
Кыен чакта сузгансыңдыр
Дус итеп моңлы җырны.

Узгансыңдыр сугыш чорын
Аттай җигелеп тартып.
Булганга шөкер иткәнгә
Бәхетең торган артып.

Бер-бер артлы авырсынмый
Тапкансың тугыз бала.
Нинди бәхет син аларга
һаман да газиз АНА.

Әни бер да картаймый шул,
Бала җитмеш тулса да.
Буйга җиткән оныклары,
Оныкчыклар туса да.

Яшә әле, әни, җирдә
Шатлык китереп безгә.
Бүгенге кебек җилдереп
Җит әле, әни, йөзгә.

Ә без шулчак сөенешеп,
Бергә бәйрәм итәрбез.
Синең фатихаңны алып,
Бәлки, йөзгә җитәрбез.

Бүген синең юбилеең,
Сиңа бездән мең рәхмәт.
Сөендереп озак яшә,
Синең белән бик рәхәт.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0410131866
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез