ФК
Фирдәүсә Кәримова
29 сентябрь, 2013 ел
Инде хәзер балалар зур,
Тормышлар, шөкер, көйле.
Әти-әни булмаса да,
Без һаман туган өйле.

Син үзеңне олы сизеп,
Безне җыеп торасың.
Күңелең яшь, киләчәккә
Зур планнар корасың.

Ни тотсаң, шуны эшлисең,
Матурлыкны сөясең.
Күлмәк, пәлтәләргә кадәр,
Үзең тегеп киясең.

Син яшьтән үк олы булдың,
Киңәшкә үтте сүзең.
Дус-туганга, күршеләргә
һәрвакыт ачык йөзең.

һаман шулай яшь килеш кал,
Илле бишең тулса да.
Бүгенге фани дөньяда
Мәшәкать күп булса да.

Горурлансын балаларың,
Бу - безнең әни диеп.
Без сиңа ихтирам белән
Яшәрбез башны иеп.

Хак Тәгалә күпсенмичә
Безгә рәхмәтле булсын.
Саулык һәм тынычлык белән
Сиксән, туксан, йөз тулсын.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2909131867
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез