ФК
Фирдәүсә Кәримова
28 сентябрь, 2013 ел
Тормыш корган, бала туган,
Алар үсеп кеше булган.
Үткәннәрне барлый калсаң,
Истәлекләр белән тулган.

Хатирәләр арасында
Агы да бар, карасы да.
Шатлык, бәхет белән бергә
Бардыр йөрәк ярасы да.

Алар сине үзгәртмәгән,
Син һаман да кызлар кебек.
Эшне дә белеп эшлисең,
Тормыйсың беркайчан җебеп.

һаман шулай яшь булып кал,
Ачык булсын көләч йөзең.
Озын гомер, бәхет теләп,
Тәмам итик котлау сүзен.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2809131868
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез