ФК
Фирдәүсә Кәримова
29 сентябрь, 2013 ел
Яз айларында табигать
Гүя яңа туган сабый.
Язгы көндә туган чибәр
Насыйп булган сиңа, абый.

Чирек гасыр ул матур кыз,
Сиңа - хатын, безгә - туган.
Ярый әле нәселебезгә
Шундый килен насыйп булган.

Ходай биреп, бер-бер артлы
Эленделәр бишекләре.
Туып үскән йортыбызның
Ачык безгә ишекләре.

Без бик шатбыз, абый, сиңа
Насыйп булган акыллы пар.
Туган якны сагынганда,
Безгә дә кайтыр урын бар.

Кайткан чакта якын итеп,
Гел елмаеп каршы ала.
Ә киткәндә моңсуланып,
Хәерле юл теләп кала.

Кешелекле сыйфатларны
Аллаһ аңа биргән өеп.
һөнәр биргәндә, әйткәндер,
Булсын ул - мөгаллим, диеп.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2809131869
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез