ФК
Фирдәүсә Кәримова
28 сентябрь, 2013 ел
Җәйнең эссе челләсендә
Пешкән чакта җиләк-җимеш,
Сиздермичә генә безгә
Юбилейлар үткән, имеш.

Мондый күркәм яңалыкны
Ишеттек без соңлап кына.
Соң булса да уң булсын дип,
Котлау юллыйк әле сиңа.

50 яшь ул ел да килми,
Ярты гасырга була бер.
Әллә шуңа бу юбилей
Иң кадерле туган көндер.

Ник дигәндә, гомерләрнең
Үтеп киткән күп өлеше.
Яшим диеп яшәгәндә,
Максатка ирешкән кеше.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2809131870
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез