ФК
Фирдәүсә Кәримова
29 сентябрь, 2013 ел

Баҗайга

Кәҗәне мал түгел диләр,
Ә баҗа туган түгел,
Мондый әйтем белән, баҗай,
һич тә килешми күңел.

Ник дисеңме?
Күпме гомер
Туган булып яшибез.
Кай арада 55 яшькә

Җиткән соң ул яшебез?
Әле генә ялан тәпи
Йөргән идек без чабып.
Аннан соң никахлы булдык,

Үзебезгә пар табып.
Аннан ишәйде гаилә,
Үстердек бала-чага.
Гомер генә туктап тормый,

Туктаусыз алга чаба.
Без дә аннан калышмыйбыз,
Кайчак узып китәбез.
Көндәлек мәшәкать белән

Гомерләрне сүтәбез.
Тормыш юлын матур итеп
Хезмәт белән үтәбез.
Эштән арыган чакларда
Бергә ял да итәбез.

Син һәрвакыт әзер - эшлик,
Я ял итик дигәнгә.
Сөенәм мин синең кебек
Баҗай туры килгәнгә.

Тырыш, уңган, булганлыкта
Син, баҗай, оттырмыйсың.
Гомер буе сине куам,
Син һаман тоттырмыйсың.

Ел да саен туган көнне
Миннән элек үтәсең.
Хәтта 55 яшьлекне дә
Алдан бәйрәм итәсең.

Шушы истәлекле көнең
Бәйрәмең котлы булсын.
Бергә үтәчәк гомерләр
Шатлык, бәхеткә тулсын.

Эт елына хас сыйфатлар
һич безне ташламасын.
Риза булып каршы алыйк
Юбилей тантанасын.

Тигезлек белән гомерне
Дус булып үтик әле.
Шулай дус баҗайлар булып,
100 яшькә җитик әле.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2909131871
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез