ФК
Фирдәүсә Кәримова
29 сентябрь, 2013 ел

Укытучыга

Ничә еллар авырсынмый
Тартып бара мәктәп йөген.
Фәридәкәй, бездән теләк
-Аяз булсын һәрчак күгең.

Бүген синең юбилеең,
Зурлау өчен чыкты форсат.
Синең кебек килен барга
Без рәхмәтле сиңа мең кат.

Бөтен матур теләкләрнең
Сиңа берсе дә җәл түгел,
Тигезлек һәм саулык белән
Яшәвеңне тели күңел.

Балаларың - шатлыкларың,
Сезне сөендереп торсын.
Туган нигез тәрәзендә
Мәңгегә якты ут булсын.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2909131872
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез