ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 октябрь, 2013 ел

Ир егеткә

Тормыш юлын узган чакта
Төрле-төрле юллар була.
Ьэр милләттә мактанырлык
«Менә» дигән уллар була.

Андый уллар юлларның да
Сайлыйлар менгәнен үргә.
Максат куеп яшәгәнгә
Урыннары була түрдә.

Андый уллар күктән бәхет
Яуганын ятмыйлар көтеп.
Зур уңышка ирешәләр
Сикәлтәле юллар үтеп.

Шунысы кызык, андыйларның
Әйләнми башы уңыштан.
Көнне-төнгә бәйләп эшли
Канәгать булып язмыштан.

Сез дә, ...... ........,
Ир-егетнең иң асылы.
Милләтенә шундый улны,
Бүләк иткән җәй фасылы.

Тугансыз сез бу җиһанга
Үрнәк гомер итәр өчен.
Ходай биргән тормыш юлын
Эз калдырып үтәр өчен.

һаман шулай, бүгенге күк,
Эшлекле булыгыз, хисле.
Шигъри җанлы, кешелекле,
Кыскасы, үзегез төсле.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0610131873
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез