ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 октябрь, 2013 ел

Хәлең ничек, авыл мөгаллиме

Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Рәнҗетмиме тормыш авырлыгы?
Заманадан артта калмас өчен,
Сынмыймы соң кайчак сабырлыгың?

Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Үзгәрттеме заман балаларны?
Шәфкать көткән чакта битарафлык, Әрнетәме бераз яраларны?

Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Болай ярый, яшәп торырлыкмы?
Бала күңеленнән энҗе кебек
Эзлисеңме һаман матурлыкны?

Табасыңмы, очасыңмы шулчак,
Биек күкнең җиденче катына?
Әйбәт икән хәлең, укытучы,
Шул зур бәхет мөгаллим затына.
Укытучылар көне
Уникаль идентификатор: 0610131874
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез