ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 октябрь, 2013 ел
Күктә кояш, җирдә син,
Икегез дә язга тиң.
Әллә язын тугангамы
Күңелләрең шундый киң.

Анда сыйган кояш та,
Чәчкә тулы болын да.
Язгы җылы кояш кебек
Булсын гомер юлың да.

Гомер юлларын бизәсен
Бәхет, исәнлек, шатлык.
Гүзәл фани дөнья буйлап
Шулай бергәләп атлыйк.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0810131875
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез